«Чиксез күңел…»: әдәби-музыкаль кичә (18+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр һәм «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге реабилитантлары өчен Көмеш гасырның күренекле шагыйрәсе Марина Цветаеваның 130 еллыгына багышланган «Чиксез күңел…» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Ватаныбыз шигърияте тарихында Марина Цветаева исеме аерым лаеклы урын алып тора, аның үзенчәлекле һәм бөек талантына инде берничә буын укучылар соклана. Кичәдә катнашучылар революцияләр, сугышлар һәм тарихи үзгәрешләр чорында иҗат иткән талантлы шагыйрәнең фаҗигале хатын-кыз язмышы турында белде. Шагыйрьләр Максимилиан Волошин, Валерий Брюсов Марина Цветаеваның шагыйрә буларак үсешендә нинди роль уйнаулары, аның гаиләсе, эмиграциядәге тормышы һәм Туган якка кайтуы турында ишеттеләр. «Кичке альбом», «Тылсымлы фонарь» һ.б. шигъри җыентыклары белән таныштылар. Укучылар үзләре өчен шагыйрәне күренекле прозаик һәм тәрҗемәче буларак ачты. Наталья Будина башкаруында Марина Цветаева шигырьләренә язылган «Генералам 1812 года» һәм «Под лаской плюшевого пледа» искиткеч романслар чарага тагын да ямь өстәде. |